Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алсу һәм Азат Фазлыевларны Төркиядә кунакханәдән куып чыгара язганнар

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаилә белән Төркиядә ял итә.


- Янәшәдә урнашкан кунакханәдә Казан фотографы Энҗе Сәгъдиева ял итә иде. Профессионал фотографны очраткач, Энҗене үзебезнең кунакханәгә фотосессиягә чакырдык. Безнең гаиләне төшергәннән соң, мин кунакханәгә кереп киттем. Янәсе комачауламыйм. Энҗе Замирә Рәҗәпова гаиләсен төшергәндә, җирле фотографлар безнекеләргә бәйләнә башлаган. Имеш, чит территориягә чит фотограф кергән. Кунакханә хезмәткәрләрен чакыртканнар. Азат Энҗенең үзенең хатыны булуын аңлатырга тырышкан. Улым Аяз Энҗегә "әни" дип тә әйткән. Азатка "нигә хатыныгыз шундый яшь?" дип бәйләнгәннәр, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.


Кунакханә хезмәткәрләре Казан кунакларына тәмам ышангач, гафу үтенергә мәҗбүр була. Энҗе исә Азатның хатыны буларак, кунакханәгә керә һәм кире чыга алмыйча азаплана. "Җирле фотографлар Азатның чын хатыны мин булуын күрде һәм моны дәлилли алмауларына эче пошты. Шуңа да алар Энҗенең чыкканын кунакханә ишеге төбендә саклап торды. Әгәр бүлмәгә кереп тикшерсәләр, безне "тоталар" иде! Азат бик борчылды. Ахыр чиктә Энҗе минем киемнәрне киеп пляжга ял итәргә китте. Шуннан шыпырт кына үз кунакханәсенә юнәлде. Фотоаппаратын исә кич белән илтеп бирдек. Безнең кунакханәгә тикшереп кенә кертсәләр, Энҗенекә рәхәтләнеп кереп чыктык", - ди Алсу.


Җырчы күптән мондый дулкынлану, курку хисләре кичермәвен әйтте. "Безнең парашюттан сикерү, яисә квадроциклларда йөрү теләге бар иде. Ләкин бу хәл чын экстрим булды, адреналин бирде!" - дип белдерде Алсу Фазлыева.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев