Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алсу Фазлыева: Яңа клип ир-атларга аеруча ошар дип уйлыйм [+видео]

Алсу һәм Азат Фазлыевларның "Гөрләп кирәк яшәргә" җырының клибы тиз арада популярлашып киткән иде. Җырчылар аңа алмашка шулай ук кызыклы булырдай клип әзерли. Алсу клип ир-атларга аеруча ошаячак, дигән фикердә.


"Яратам сүзсез генә" җыры бик тиз язылды. Сүзләрен - Мәдинә Гыйнияутуллина, көен Илнар Гыйльманшин иҗат итте. Җырның эчтәлеге, мәгънәсе үзенчәлекле: ир-атлар без - хатын-кызларны ярата, ләкин бу хакта көн дә белдерми. "Кайсы җырга клип төшерик икән?" дигәч, мәҗлес вакытында халык арасында тавыш бирү оештырырга булдык. Бу җырыбыз өстенлек алды. Клиптагы хәлләр тормыштан алынган. Идеясен Замирә Рәҗәповага әйткәч, ул сценариен язды. Клипның режиссеры да ул", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.


Клип бик кызыклы башланып китә: 22 февраль көнне егетләр кафеда 23енә план корып утыра, янәсе Ватанны саклаучылар көнен ничек бәйрәм итәргә? Тик Азат 23 февральдә Алсуның туган көне булуын һәм бу көнне гаиләсе белән үткәрүен әйтә. Икенче көнне Алсу матурлык салонына юл тота, ә яраткан ир-егетләре (ире, ике улы) аңа сюрприз әзерли, ягъни ашарга пешерә, өй җыештыра һ.б. Ләкин өйгә кайтышка, Алсуны, чынлап та, "сюрприз" көтә!


"Клипта февраль ае булгач, туннар киеп төшәргә туры килде. Без аны бер көн эчендә төшердек, шуңа да бик арыдык. Төпчек улыбыз Ильяс клипта беренче тапкыр төште. "Ардым", дип ишек төбенә яткан җиреннән йокыга китте сабый. Клипны төшерүдә дуслар, күршеләр ярдәм күрсәтте", - ди Алсу. Аның әйтүенчә, тамашачы яңа клипны август аенда күрер дип көтелә.

"Эш беткәч, уйнарга ярый" дигәндәй, тиздән Фазлыевлар ун көнгә ял итәргә китәчәк. Алсу белән сөйләшкәндә дә, җырчы кибеттә сәяхәткә кирәк-яраклар алу белән мәшгуль иде. "Төркиягә дустым Замирәнең гаиләсе белән барырга җыенабыз. Ике гаилә белән бергә җыелышып өченче тапкыр баруыбыз", - диде Алсу Фазлыева.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


____________________________________________________________ ____________________________________________________________

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев