Алар һәрвакыт иминлек сагында!
Бүген, 10нчы ноябрьдә РФсе эчке эшләр системасында эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
70кә якын хезмәткәрне берләштергән Саба районы эчке эшләр бүлеге дә бәйрәмне зур дулкынлану һәм нәтиҗәле эшләре белән каршы алды. Беренчедән, алар еллык эшләренә бер кат нәтиҗә ясасалар, икенчедән – башкарган эшләренең нәтиҗәсе белән куанып, җәмгыятькә игелекле хезмәт кылулары белән горурлана. Һәр хезмәт елы халык иминлеген саклаучылар өчен үзенең авыр булуы һәм катлаулылыгы белән уелып кала. Чөнки һәр кылынган җинаять өчен алар үз намуслары белән җавап тота. Җинаятьне ачу, тыныч яшәүне тәэмин итү – алар өчен олы бурыч. Быел да эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләр һөнәри бәйрәм уңаеннан булган котлауларны җитәкчеләре, полиция подполковнигы Фәрит Гатауллиннан, район башлыгы Рәис Миннехановтан, суд, прокуратура вәкилләреннән кабул итте. Ә инде җитәкчелек һәм халык тарафыннан алынган рәхмәт сүзләре – алар өчен иң зур бәягә тиң. Һөнәри бәйрәм уңаеннан һәм күпеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен шушы системада эшләүче 15 хезмәткәр эчке эшләр министрлыгының медаль, күкрәк билгеләре, рәхмәт хатларына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев