Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алан Елга авылында яшәүче Хисматов Әмин Әхмәдулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Хисматов Әмин Әхмәдулла улы 1935 елның 27 нче июлендә 4 нче бала булып дөньяга аваз сала.

Шекше мәктәбендә 5 класс белем алгач, туган авылында эшли башлый. 1955 нче елның 14 апрелендә Совет армиясе сафларына алына. Анда илебезнең тынычлыгын уңышлы гына саклап 1957 нче елның 28 нче декабрендә туган нигезенә әйләнеп кайта. Туган авылына тугры калып, колхозга эшкә урнаша. 1958 елның ноябрь аенда шул ук авылның уңган кызы Сания Дәүләтҗан кызы белән тормыш коралар.

Әмин Әхмәдулла улына колхозда җаваплы эшләрдә эшләргә туры килә. Бик күп еллар урман кисудә катнашып, анда бригадир булып хезмәт куя. Ә инде 1979 нчы елдан тагын да җаваплырак эш, 3 авыл халкын газ баллоннары белән тәэмин итеп тору йөкләнә. Халыкны газдан өзмичә 1984 нче елга кадәр эшләргә насыйп була. 1998 нче елга кадәр “Ирек” колхозында ат караучы булып эшли. Озак еллар фидакарь хезмәтләре өчен күп төрле Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләргә ия була.

Әмин Әхмәдулла улы тормыш иптәше Сания белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1960 елның 5 гыйнварында уллары Илхам, 1961 елның  03 августында уллары Айдар, 1965 елның 27 гыйнварында уллары Ирек, 1971 елның 08 мартында кызлары Айгөл, 1963 елның 05 июнендә кызлары Айсылу туа. Матур гына гомер кичергәндә 2008 елның августында  уллары Илхам, 2018 елның  гыйнварында тормыш иптәше вафат була. 

Бугенге көндә балалар үз гаиләләрен корып Айдар белән Айгөл Казан шәһәрендә, Ирек белән Айсылу  Алан-Елга авылында  яшиләр. Хисматовларның 10 оныгы һәм 19 оныкчыклары бар. 2023 елның 27 июлендә Амин бабасының 88 яшьлек туган көненә зур бүләк - төпчек оныкчыгы Мәдинә дөньяга килә.

Бугенге көндә юбиляр улы, килене һәм балалары тәрбиясендә, онык-оныкчыкларга сөенеп матур гомер кичерә.

                                  Хөрмәтле Әмин абый!

Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, озынын, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне  муллыкта, күңел тынычлыгы белән  яшәп  үткәрегез. Балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы гына насыйп булсын сезгә. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын

   Без телибез сезгә исәнлекләр,
Ак бәхетләр,тыныч картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
   Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,
Тик борчулар гына күрмәгез.
Яшәгез сез матур итеп,
Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен!

   Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Шекше  авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев