Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Актанышның Аппарат җитәкчесе шоферы эш машинасында үлемгә китергән юл һәлакәте ясаган [+фото]

Кичә, 12 июньдә төнге сәгать икеләр тирәсендә Актаныш-Мөслим трассасының 25нче чакрымында (чама белән бу Актаныш районының Аккүз авылы борылышы) юл һәлакәте була. 27 яшьлек Айвар Тутаев идарәне югалта һәм юл кырыена "оча". Куркуыннан ул авария урыныннан кача, шулай итеп пассажир утыргычындагы дустын үлем тырнагына ташлап калдыра.

Бу фаҗига шулай онытылыр, дөньяны артык шаулатмас та иде бәлки. Мондый хәлләр еш кабатланмаса да, булгалап тора бит.

Әмма шофер егет бәхетсезлеккә шәхси тимер атында түгел, ә эш машинасында тарый. Нинди эш диген әле! "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе ачыклавынча, Айвар - Актаныш районы Аппарат Советы җитәкчесе Айдар Хаевның шәхси шоферы. Ул "Хендай Соната" машинасын иярләгән.

Дусты ташлап киткәннән соң 27 яшьлек егет салонда күпме яткандыр, билгесез. Коткаручылар калҗайган тимер өеменнән төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган егетне алып чыгып, район хастаханәсенә илтә. Әмма, кызганыч, ул вафат була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Айвар Тутаевны кулга ала. Аның канында 0,33 мг/л спирт табыла. Аппарат җитәкчесе шоферының 2 ел да 9 ай машина йөртү стажы бар.

Егетне нинди дисциплинар җәза көтә? Бу хакта белешү өчен район администрациясенә мөрәҗәгать иттек.

- Бүген җәза турында сөйләшеп буламыни әле? - диде район башлыгы Фаил Камаев. - Ул үзе дә хастаханәдә ята бит әле. Пока ул турыда бер нәрсә дә әйтә алмыйм. Үзе хастаханәдә, хәле уртача, дәвалана. Гаебе бармы-юкмы, полиция органнары шөгыльләнмичә торып, бернәрсә дә әйтә алмыйм. Кем гаепле, нәрсә гаепле, ничек булган - берсен дә. Тикшерү эшләре бара. Эшкә әле ул яңарак кына урнашкан иде. Сынау срогы да узмаган иде әле аның. Эшкә өч ай сынау срогы белән алабыз, ул срогы үтмәгән иде.

Аппарат Советы җитәкчесе Айдар Хаев сүзләренчә, егеткә моңа кадәр администрация тарафыннан дәгъва белдерелгәне булмаган.

- Аппарат Советы җитәкчесе буларак, иртүк миңа сводка бирәләр. МЧС иртән хәбәр итте, бу һәлакәт турында шул вакытта гына белдем, - ди Айдар Рафгатович "Интертат" хәбәрчесенә. - Айвар Тутаев төнлә рөхсәтсез-нисез стоянкадан машинаны урлап алып чыккан. Дусты белән әйләнеп, йөреп кайтырга уйлаганнар. Айвар салмыш булган. Байсар авылыннан кайтканда исә, тизлекне арттыру сәбәпле, кюветка очканнар. Һәлакәт ясавы бер хәл, Айвар бу урыннан дустын ташлап кача. Машинаны һәм салондагы дустын үтеп баручылар күреп, 112 бердәм номерына шалтырата. Бүген Айвар "больничный"да. Умрау сөяге сынган, тагын башка тән җәрәхәтләре алган дип беләм. Ул безгә 10 апрельдә сынау срогы белән эшкә урнашты. 10 июльдә әлеге срогы чыгарга тиеш иде. Әмма ул шуны үтә алмады.

Реклама

Айварга карата җинаять эше ачылган. Аңа берничә маддә буенча җавап бирергә туры киләчәк: машинаны урлаучы да, үлем сәбәпчесе дә ул. Район администрациясенә матди зыян да салды: машина яраксыз хәлдә. Бу машина аңа беркетелгән иде. Ул администрация шоферы булып саналды. Мине дә йөртте, башка хезмәткәрләрне дә, мәсәлән, Казанга аңа утыртып җибәрдек.

Һәлакәт булган, үлүче бар, конкрет гаепле бар. Аңа җинаять эше ачылган. Ул "больничный"дан чыгу белән без аны эштән җибәрәбез.

Айдар Хаев

Егетләрнең икесе дә гаиләле, район үзәгендә яшәгәннәр. Фаҗигале төстә гомере өзелгән Владимир Холкинга 27 яшь. "Интертат" хәбәрчесенә билгеле булганча, мәрхүмнең хатыны һәм кызы калган.

Айвар Тутаев

Айвар Тутаев

Фото - социаль челтәрләрдән, төп фото - kazanfirst.ru сайтыннан


http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев