Аккүл Бигәнәй авылында гомер итүче Нигъматҗанов Шәкүр Нигъматҗан улын 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Сатыш авыл җирлеге.
Аккүл Бигәнәй авылында гомер итүче Нигъматҗанов Шәкүр Нигъматҗан улын 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Нигъматҗанов Шәкүр Нигъматҗан улы 1935 нче елның 26 августында Аккүл Бигәнәй авылында Әсмабикә һәм Нигъматҗан гаиләсендә 6нчы бала булып дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе сугышка киткәндә Шәкүр абый 5 яшьлек бала булып кала. Әтисе сугыштан кайтмый, хәбәрсез югала.VII сыйныфны бетергәч тимерчедә эшли башлый.
1955 нче елда Армия сафларына алынып, 3 ел Красноярскийда сапер булып хезмәт итә. Анда да тимерче һөнәре ярап куя, тимерче эшләрендә булыша. Аннан “Отличный сапер” значогы белән кайта. Армиядән кайткач та бу эшен дәвам итә, күзе буенча саулыгы киткәч, колхозда төзелеш бригадасында эшли. Бигәнәй колхозы оешкач таналар да карый. Тырыш хезмәте бушка китми, хезмәт ветераны исеме бирелә, медальләр белән бүләкләнә.
1959нчы елда Иске Җөри авылыннан Хәкимҗан кызы Сания белән тормыш корып җибәрәләр. Ике малай бер кыз үстерәләр.
Ятимлекне, ике баласын, карчыгын югалту ачысын татыган Шәкүр абый бүгенге көненә шөкер итеп, кызы һәм 4 оныгы тәрбиясендә үз көнен –үзе күреп яши.
Хөрмәтле Шәкүр абый!
Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Бу тормышта сәламәтлектән дә кадерле берни дә юк. Ходай сезне шуннан аермасын. Гомерегез тыныч, саулыгыгыз нык булсын. Сез тормышның ачысын-төчесен күп татыгансыз. Сынмыйча , сыгылмыйча, авырлыкларга бирешмичә матур итеп яши белгәнсез, хәзер дә , тормышыгызны җайлап алып барасыз. Киләчәктә дә тормышыгызга авырлыклар килмәсен, алдагы гомер елларыгызны сәламәтлек белән тыныч көннәрдә үтәргә язсын сезгә. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәгез.
Маңгайларга күпме сырлар яткан
Ә күңелләр һаман яшь әле.
Һаман шулай кадерле булып,
Йөз яшькәчә яшәгез әле.
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын
Читләп үтсен сагыш,борчулар.
Юлдаш булсын ныклы сәламәтлек
Аннан кадерлерәк нәрсә бар ?
Һәр көн котлап иртән кояш чыксын
Һәр көн назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Сатыш авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев