Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Академик десант» проекты кысаларында Саба гимназиясенә ТРсы фәннәр академиясе, югары уку йортлары галимнәре килде

Алар укучыларга экология проблемаларына багышланган лекция, аларны чишү юлында тормышка ашырылучы федераль программалар, Саба районы тарихы турында кызыклы чыгышлар ясадылар.

Алга таба   КНИТУ, Казан энергетика институты,  КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институты  галим-мөгаллимнәре 3 лаборатор мәйданчыкта төрле тәжрибәләр ярдәмендә туфрак, су кебек табигать материалларын тикшерделәр, нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Әлеге очрашу шулай ук һөнәри юнәлеш бирү максатын да үз эченэ алды. "Академик десант"  "Татарстан - яңа  гасыр" Республикакүләм иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан, 2024нче ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан оештырылды.

Галимнәр десанты "Татарстан - яңа гасыр" Республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәуләт Советы депутаты Алсу Тарханова җитәкчелегендә килде. Очрашуда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, "Татарстан - яңа гасыр" Республикакүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Иксанова катнашты. Рәис Миннеханов лаборатор кабинетлар белән  дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев