Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлады

Казанда үткән «Ак Барс» – «Металлург» матчы Данис Зарипов өчен Континенталь хоккей лигасында соңгы уены булды.

Данис Зарипов «Ак Барс» составында өч Гагарин кубогын отты, Ә «Металлург» составында – икене. Ул Континенталь хоккей лигасында әлеге кубокка биш тапкыр ия булган бердәнбер хоккейчы.

«Татнефть Арена»да Континенталь хоккей лигасы президенты Алексей Морозов та бар иде. Алар – Данис Зарипов белән Россия җыелма командасы һәм «Ак Барс» составларында бергә уйнап чемпион дәрәҗәләренә ирешкән хоккейчылар. Шулай ук Россия җыелмасында бергә уйнаган һәм «Металлург»та Данис Зарипов белән бергә Гагарин кубогын откан Сергей Мозякин да тамашачылар арасында күренде.

Данис Зарипов – «Ак Барс»та унисигез сезон уйнаган хоккейчы. Уен тәмамалангач ул рәхмәт сүзләре яңгыратты.

«Карьерам мондый тулы боз сараенда үткәненә мин бик шат», – диде хоккейчы. Ул рәхмәтләрен тамашачыларга, бергә уйнаган партнерларына, «Металлург» һәм «Ак Барс» командаларының тренерлар штабына, «Ак Барс» клубы җитәкчелегенә, гаиләсенә һәм күп еллар дәвамындагы ышанычы өчен Татарстан Республикасы Рәисенә белдерде.

Реклама

Боз сарае «Данис Зарипов!» дип яңгырап торды.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев