«Ак Барс» хоккейчылары бүген «Югра» командасы белән уйный
Казан бозындагы каршылык 19.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Ханты-Мансиның «Югра» командасы белән уйный.
Ил чемпионаты тарихында «Ак Барс» командасының «Югра» хоккейчыларына каршы 21 уен уздырганы бар: 13 матч Казан клубы файдасына төгәлләнсә, 8 очрашуда «Югра» өстен чыккан.
Узган сезондагы ике очрашу да «Ак Барс»ның зур өстенлеге белән төгәлләнде - 6:3 һәм 4:1.
Казанның «Татнефть Арена» боз сараендагы бүгенге матч 19.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев