Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ак Барс” финалда ЦСКА командасына җиңелде

Финал серясендәге чираттагы уен 20 апрельдә Мәскәүдә узачак.

  Континенталь хоккей лигасының Мәскәүдә узган финал уенында Казанның "Ак Барс" командасы җиңелде.

"Ак Барс" Мәскәүнең "ЦСКА" командасы белән очрашты. Бу командалар Гагарин Кубогының финал сериясендә очраша. Әлегә исәп – 2:1.

Хуҗалар уенны актив башлады. Казан командасы сакчылары ничек кенә тырышса да, Эмиль Гарипов капкасын алкаларсыз калдыра алмады.

Казан хоккее шәкерте Кирилл Петров "ЦСКА"ны алга чыгарды. Ике минуттан соң Антон Ландер исәпне тигезләде. Тагын бер минут узуга Станислав Галиев Казан командасын алга чыгарды. Исәп - 2:1. Татар тамырлары булган әлеге уенчы плей-оффта иң күп алка кертүче булып санала.

 

Икенче периодта алкаларны бары тик “хәрби”ләр генә кертә алды. Хуҗаларның һөҗүмнәре дә көндәшләренә караганда ике тапкыр күбрәк иде.

Реклама

Өченче периодта ике команда да саклык белән уйнады. Плей-оффта һәр хата да Кубоктан мәхрүм итәргә мөмкин. Шулай итеп, өченче периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, уен овертаймга күчте.

Овертайм соңгы голга кадәр дәвам итте. Плей-офф булгач, җанатарлар ул алканы аеруча кызыксыну белән көтеп алды. Соңгы голны уенның 73 минутында Кирилл Петров кертте.

Финал серясендәге чираттагы уен 20 апрель көнне Мәскәүдә узачак.
 

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев