Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ак барс" өченче мәртәбә Гагарин Кубогын отты

Казанның "Ак барс" командасы өченче мәртәбә Гагарин Кубогын отты. Бүген узган хәлиткеч очрашуда Зиннәтулла Билалетдинов уенчылары үз бозында 1:0 исәбе белән ЦСКАдан өстен чыкты.

Очрашудагы бердәнбер алканы өченче период башында "Ак барс" һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер кертте. Шул итеп, сериядә исәп 4:1 һәм Казан командасы өченче мәртәбә Гагарин Кубогын отты.

Әлеге җиңүләрнең өчесе дә Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелегендә яуланды. Данис Зарипов исә КХЛның 10 еллык тарихында бишенче мәртәбә чемпион булып танылды. Бүгенге уенда Казан капкачысы Эмиль Гарипов капкасына бер алка да керттермәде. Плэй-офф очрашулардан 24 очко туплаган Джастин Азеведу исә иң файдалы уенчы булып танылды.

 

Реклама

Фото: http://sport-in-kazan.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев