Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет белән идарә иткән пилотка хөкем карары чыгарылды

Татарстан Лаеш районы суды вертолет пилоты Җәүдәт Сөләймановка карата хөкем карары чыгарды. Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.

Гаепләнүче, Айрат Хәйруллин гаиләсе алдында гафу үтенеп, судта чыгыш ясады һәм фаҗигане булдырмас өчен барысын да эшләргә тырышуын әйтте.

Искәртеп узабыз, фикер алышу вакытында прокуратура Җәүдәт Сөләймановка колониядә бер елга хөкем ителүне сораган иде.

Лаеш районы суды Җәүдәт Сөләймановны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 2020 елның 7 февралендә булды

Җәүдәт Сөләйманов үз гаебен тулысынча таныды.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев