Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айрат Фәррахов: «Илдә ислам финанслары булырга тиеш»

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстанда ислам банкингын гамәлгә кертү тәҗрибәсенә карата фикерен әйтте.

Бу хакта Ватаным Татарстан яза.

Айрат Фәррахов фикеренчә, ислам финанслары бик күп чит илләрдә үсеш алды инде. «Татарстанда да без бу хакта моннан ун ел элек үк сөйләшә башладык. Әлеге уңайдан шактый бәхәсле сөйләшүләр дә узды. Агымдагы елның 1 сентябреннән яңа канун нигезендә илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда ислам финанслары эшчәнлеген гамәлгә кертүгә бәйле башланачак тәҗрибә төп ике сорауга җавап табарга ярдәм итәргә тиеш. Йә әлеге системаны алга таба да кануннар ярдәмендә камилләштерүне дәвам иттерәбез, йә аны, гомумән дә, туктатабыз. Шәхсән без ислам финанслары бик кирәк дип саныйбыз. Аның икътисадка да, фәнгә дә, башка өлкәләргә дә файдасы зур булачак. Илдә ислам финанслары булырга тиеш», – диде ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев