«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалында Сабалар 3 нче урында! 17 нче декабрь көнне, Казанда, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды.
2024 елның сезон ябылышы уенында барлыгы 5 команда катнашты .
Алар Актаныш районыннан «Нәмәкәй», Саба районыннан «Сабалета» , Мамадыш районыннан «Изи», Казаннан «Дилүс улы» һәм «Керәшеннәр» командалары.
Уенчыларның осталыгына, шаяртуларына жюрида Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның халык артисты, "Мунча ташы" театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла бәя бирде. Безнең районнан "Сабалета" командасы чыгышында танылган актер, юморист Сирень Бәйрәмов һәм ТНВ каналында шоулар, концертлар алып баручы Гөлназ Сәфәрованы да күрергә була иде. "Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев әйтүенчә, быелгы сезонда татар телендә КВН уйнаучылар артып, командалар саны 27 гә җиткән. Республика буенча, Сабалыларның барлык уеннарда да призлы урыннар алып, финалда 3нче урынга чыгулары, команданың көчле һәм профессионал икәнлекләрен күрсәтә. Бу җиңүләре белән аларны чын күңелдән тәбрик итәбез!
2025 елның февралендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының яңа сезоны башланачак. Димәк, үзләренең бу өлкәдә осталыгы бар дип санаучыларга, мөмкинлекләрен сынап карау өчен юллар ачык дигән сүз, дип хәбәр итә Шәмәрдәннең "Яшьлек" яшьләр үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев