Агымдагы елның 16 октябрендә Татарстан Республикасында «Конструктив диалог» чаралар комплексы башланып китте.
Ул балалар һәм яшүсмерләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалауны максат итеп куя.
Агымдагы елның 16 октябрендә Татарстан Республикасында "Конструктив диалог" чаралар комплексы башланып китте. Ул балалар һәм яшүсмерләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалауны максат итеп куя. "Конструктив диалог" республикабызның 12 районында үтә һәм кичә, 12 ноябрь көнне ул Саба районында үткәрелде. Оештыручылар Саба аграр көллияте, Саба урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән очраштылар. Балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен төрле форматта үткәрелгән очрашуда цифрлы гигиена деструктив агымнарга вербовкалауга каршы тору, депрессив-суицидаль күренешләрне кисәтү һәм башкалар турында бик актуаль мәгълүматлар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев