Агу ашаудан туктыйбызмы?
Ничек кенә булса да зуррак табыш алуга корылган предприятиеләрдә ясалма тәмләткеч, химик катнашмаларсыз гына нинди дә булса азык-төлек җитештерелүен төгәл әйтү кыен. Төрле юллар белән кеше организмына эләгүче агулы матдәләр күләме дә артканнан-арта. Ниһаять, һәркайсыбызның сәламәтлегенә зур зыян салучы мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләре белән генә көрәшүдән чигенеп, организмыбызны агулаудан туктату чаралары да күрелә башлар, шәт.
Һәрхәлдә, шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган “Органик продукция җитештерү” турындагы 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керүче яңа Закон нәкъ менә шул максатны күздә тота.
Әйтергә кирәк, Татарстанда бу юнәлештә эшләр күптән башланып киткән иде. Бездә инде “органик җитештерү таләпләре”нә туры килүче предприятие һәм хуҗалыклар саны да ел саен арта тора. Органик продукциянең бәясе дә югары, файдасы да күбрәк, диләр 25 гектар мәйданда кура җиләге, карлыган һәм каен җиләге җитештереп, Мәскәү кулланучыларын шатландыручы “Андрюшкино” хуҗалыгында. Быел яз алар икенче дәрәҗә сертификатка ия булган, хәзер исә барлык таләпләрне үтәргә җыеналар.
Дөрес, беренче дәрәҗәле ак сертификат алу өчен хуҗалыкка әле шактый тырышасы бар. Моның өчен туфракны бары тик органик ашламалар белән генә эшкәртү, табигать бәла-казаларыннан, корткычлардан саклау өчен биологик һәм химик матдәләрдән тулысынча баш тартырга кирәк икән. Җитештерү предприятиеләренә дә ясалма тәмләткечләр, химик катнашмалар һәм агулы матдәләр куллану тыела.
– Органик продукция җитештерү җиңелләрдән түгел. Закон таләпләренә тулысынча җавап бирү өчен предприятие һәм хуҗалыкларга шактый эшләр башкару кирәк булачак, – ди Татарстанның органик продукцияләр җитештерү советы җитәкчесе Валерий Гогин.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында төзелгән Җәмәгать советы соңгы елларда бу юнәлештә эшләүче хуҗалыкларны барлап кына калмыйча, төрле ярдәм дә күрсәтә. Нәтиҗәсе дә бар. Әмма, бу юнәлештә махсус закон барлыкка килгәч, эшләр тагын да җанлана төшәр, шәт.
Тормыш дәрәҗәсе күтәрелә барган саен кешенең үзе кулланган ризыкка игътибары арта. Бүген “Органик продукция җитештерү” турындагы закон дөньяның 80нән артык илендә кабул ителгән. Мондый продукциягә карата таләпләр дә артканнан-арта. Димәк, андый продукциянең бәясе дә чагыштырмача югары булачак, дип фаразларга кирәк. Кибет киштәсендәге азык-төлек бәяләре болай да әледән-әле артып торган бер вакытта, күбрәк табыш алырга теләүчеләр моменттан файдаланып калырга омтылмасмы?
Россия Дәүләт Думасы җитәкчесе Вячеслав Володин әйтүенчә, органик продукцияләр махсус билгеләмә аша бердәм дәүләт реестрына теркәләчәк. Сертификат алу өчен һәр предприятие, хуҗалыкка шактый катлаулы таләпләрне үтәргә туры килә. Бу исә үз чиратында ясалма продукция җитештереп, түбән сыйфатлы продукциясен югары бәядән сатучы намуссыз эшмәкәрләрнең нәфесен авызлыкларга мөмкинлек бирәчәк, дип ышандыра Дәүдума спикеры.
Яңа закон органик продукция җитештерүчеләр алдына 11 төрле таләп куя. Әйтик, андый продукция органик булмаганнар белән бергә җитештерелергә, сакланырга һәм хәтта бер транспортта күчерелергә дә тиеш түгел. Үстергәндә пестицид, гербицид кебек агулы ашламалар, гормональ препаратлар, агрохимикатлар, антибиотик яки тиз өлгертүче стимуляторлар куллану катгый тыела. Закон кагыйдәләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тарту яки зур күләмдә штраф салу карала.
Белгечләр әйтүенчә, бездә органик продукция җитештерү өчен бөтен шартлар бар. Аеруча, авыл җирендәге органик продукция җитештерү өчен шәхси һәм фермер хуҗалыкларының мөмкинлекләре зур. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та Җир шарында җитештерелә торган органик продукциянең – 10, базардагысының 25 проценты безнеке булыр, дип фаразлый.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев