Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Аерылган ирем үлгәннән соң, аның барлык кредитларын 10 һәм 15 яшьлек балаларым өстенә өеп калдырдылар»

Мамадышта яшәүче бер хатын-кыз, әтиләре үлгәннән соң, балаларының банкка бурычлы булып калулары турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, суд шундый карар чыгарган, дип яза “КП-регион”.

Рәсимә (исеме үзгәртелгән) газета хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, ире белән аерылышкан. Берникадәр вакыттан соң ир үлгән.

— Ул үлгәннән соң барлык кредитларын һәм бурычларын балаларыма өеп калдырдылар. Зурысына – 15, кечкенәсенә – 10 яшь. Кредитлар – без аерылышканнан соң алынган. Суд карар да чыгарып куйды инде. Банкның дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерделәр, – ди Рәсимә. – Без барыбыз да бер фатирда пропискада торабыз. Нотариус миңа элекке иремнән калган мирасны алмаска киңәш итте. Ләкин бурычларын барыбер балаларыма өеп калдырганнар.

Адвокатлар аңлатып үткәнчә, бу ханым балалары өчен мирастан рәсми төстә баш тарткан очракта, мондый хәл килеп чыкмаган булыр иде. Сүз уңаеннан, мирасның гомуми фатирның 2/9 өлешен тәшкил итүен әйтеп үтәргә кирәк. Хәзер инде моны эшләү кыенрак булачак, чөнки хатын-кызның элекке ире үлгәннән соң 18 ай узган инде.

— Әмма аның кредитлары турында судта гына белдем бит мин, – дип аптырашта ханым. – Кредиты иминиятләштерелмәгән булган.

Реклама

Ханым аныклап үткәнчә, фатирны алар дәүләт программасы буенча сатып алганнар. Ана капиталын да кулланганнар.

Фото: пиксабай

---
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев