Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Адель Мөбарәкшин: “Иң кыю хыялларны тормышка ашырырга теләп гомер итәргә кирәк”

Бүген Саба аграр көллиятендә «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале үтте. Анда районның Утар инвалид балалар интернат йорты, Кызыл Мишә, Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар мәктәпләре укучылары, Лесхоз картлар йорты, «Балкыш» социаль тернәкләндерү бүлегенә беркетелгән балалар һәм олылар катнашты.

Кул эшләренә, иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән бу фестивальгә кунак булып Татарстан Республикасы социаль  яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин да килде. Ул 7 компетенциядә барган ярышларны күзәтте, катнашучылар белән аралашты. Аларның эшләренә үз бәясен бирде.

"Кешеләрнең мөмкинлекләр чиксез. Бары үз үзеңә ышанып, үсешкә омтылып, иң кыю хыялларны тормышка ашырырга теләп гомер итәргә кирәк. Шул вакытта без искиткеч биеклекләргә ирешеп могҗизалар тудыра алачакбыз ",- диде Адель Рафик улы.

Бу фестивальнең максаты мөмкинлекләре чикле кешеләрне һөнәр үзләштерүгә өйрәтү. Шул рәвешле аларның киләчәкләрен кайгырту .
Фото: Раилә Галәвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев