Халкыбызның мәңге яшәр "Сак-сок бәете"ннән ана каргышының нинди олы фаҗигагә китергәнен күпләр белә. Ата-ана рәнҗеш-каргышының балалары язмышына тискәре йогынты ясаган, баланы бәхетсез яшәргә дучар иткән очраклар хәзерге тормышыбызда да булгалый. Сабыйларына карата мәгънәсез "тәрбия чаралары" куллану күп очракта баланың рухи һәм физик гарипләнүенә китерә.
...Вәсилә - Шәрифулла абый һәм Фаидә апаның дүрт күз белән көтеп алган беренче балалары була. Аның тәүге адымнары, кыска-кыска җөмләләр белән булса да сөйләшә башлавы онытылмаслык шатлык китерә әти белән әнигә. Кызчык кашык тотып үзе ашарга өйрәнә. Табын янына да зурлар белән янәшә утырталар. Бервакыт аналы-кызлы икәүдән-икәү генә чәй эчеп утырганда өр-яңа ашъяулыкка ялгыш кына кайнар чәй түгә бала. "Тәртип яратучы" әни, кызының кулыннан эләктереп ала да, идәнгә ыргыта сабыйны. Авыртуга чыдый алмыйча, ачыргаланып еларга тотына нарасый. Ул да булмый, ачудан куллары калтыранган ана өй базын ача да, Вәсиләсен шунда ташлый.
Ярты сәгать чамасы үткәндерме-юкмы, бар да тынычлангандай була. Бала елаудан туктый. Фаидә апа да акылына килгәндәй итә: кызын баздан чыгара. Дүрт саны да исән нәниенең, канаган, күгәргән җирләре дә юк. Кызганычка, иртәрәк куанган икән шул ана. Фаҗиганең иң зурысын икенче көнне генә беләләр: кызлары тотлыгып сөйләшә.
Төкерү-өшкертүләрнең дә файдасы тими, врачлар да ярдәм итә алмый. Ананың акылсыз бер адымы йөрәк парәсен гомерлеккә бәхетсез итә.
Яшьләр, балалар арасында үз-үзләренә кул салучылар турында күп язалар. Аларның байтагы "тәрбия алымнары"н дөрес сайламаган ата-аналар гаебе белән кылына, минемчә.
Ягсуп МОРТАЗИН, педагог, Бөгелмә
Татарстан яшьләре
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев