Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

91 яшьлек “түбәсе киткән” анасын тәрбиягә алгач, җайга салынган тормышның асты-өскә килгән

Бәләкәй генә буйлы, җыйнак гәүдәле бу апаны түләүле УЗИ га каралырга баргач очраттым. Табиб, нишләптер, билгеләнгән сәгатькә килеп җитмәде. Вакытны ничектер уздырырга кирәк бит, апа белән сөйләшеп киттек. Танышым район үзәгендә яши, яше җитмештә икән. Тик ул үз яшеннән күпкә олырак күренә: чәчләре ап-ак, бөтен битен җыерчык баскан.

Үз-үзен тотышы да сәер, гел нәрсәдәндер куркып-өркеп торгандай. Апа минем уйларымны укыгандай:
- Соңгы берничә ай эчендә менә шундый бетәшкән корткага әйләндем шул, - дип куйды. Аңа карап, "чире катыдыр" дип уйладым. Тик сәбәп анда гына түгел икән.

Үткән елны авылда яшәүче, 91яшен тутырган "түбәсе киткән" анасын үзенә тәрбиягә алган да, менә шул көннән башлап җайга салынган тормышының асты-өскә килгән. Үз-үзен белештермәгән карчык күзенә ни күренә шуны йолка, бөтерә, күчерә, аудара, өстәвенә кызын эт итеп сүгә, сүгенә, өеннән куа, хәтта кул күтәрә икән.

Шәһәрдә яшәүче энесе белән килене әбидән баш тартканнар, шунлыктан үзара ачуланышып та беткәннәр икән.

Апаның сөйләве буенча, анасы заманында теттереп дөнья көткән, усал да, шәп тә булган, диннең дә, чирнең дә нәрсә икәнен дә белмәгән. Әле дә шушы чиреннән башка бер авыруы да юк ди.

Реклама

Ниһаять, ишектә ашыга-кабалана кереп килүче табиб күренде. Соңлаган өчен гафу үтенеп, мине кабинетына чакырды. Хәтсез вакыт тикшергәннән соң бер кочак чир табып, кулыма диагнозлар язылган кәгазь тоттырды, кирәкле табибларга күренергә кушты. Дәваханә юлларын таптыйсыларым алда икән әле.

Чират апага җитте. Болай гына аерылышасым килмичә, аның чыкканын көтеп алдым. Апаның чырае үзгәргән, хафалануы йөзенә чыккан иде - димәк, авыруы бик җитди аның.

Бик кызгансам да, аңа берничек тә ярдәм итә алмый идем шул. Табиблар операция ясарлар апага, тик акылын җуйган карчык арытаба да кешечә яшәргә ирек бирмәячәк бит үзенә. Адәм баласы мал түгел, чалып ташлый алмыйсың. Бу ситуациядән аңа ничек чыгарга? Үзе дә хаста апа үз иңенә төшкән бу авырлыкны күтәрә алырмы? Ә бит, белүебезчә, мондый чирлеләр бик озак яши.

Белер-белмәс догаларымны укый-укый, кайтырга чыктым. Ходаем, берүк артык гомерләр бирмә!

Гөлфизә Кәлимуллина, Өмет

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев