Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне

Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләнә.

Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. 

Саба районының Советлар Союзы геройлары: Башкиров Иван Сергеевич, Закиров Гали Закир улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәли Хаҗиәхмәт улы, Дан ордены кавалерлары Корбангали Тимергалиев, Габдулла Мотыйгуллин, Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов, Габделхак Галиев, Гөлбикә Кәримова, Мөдәррис Исламгалиев һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алыналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев