Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

80 яшьлек Сәлимә апа башта зарядка ясый, аннан намазын укый

Азнакай районы Актүбә авылында яшәүче Сәлимә апа Кадыйрова турында ишеткән-күргән кешеләрнең күбесе бер фикердә: «Менә молодец әби бу!» - дип тел шартлаталар. 80 яшендә булуга да карамастан, башта зарядка ясый, соңыннан намазын укый ул. //Безнең гәҗит// Зарядка дигәч тә, бер урында басып, куллары белән «кайчы» кебек селтәнә дә, шуның белән...

Азнакай районы Актүбә авылында яшәүче Сәлимә апа Кадыйрова турында ишеткән-күргән кешеләрнең күбесе бер фикердә: «Менә молодец әби бу!» - дип тел шартлаталар. 80 яшендә булуга да карамастан, башта зарядка ясый, соңыннан намазын укый ул. //Безнең гәҗит//

Зарядка дигәч тә, бер урында басып, куллары белән «кайчы» кебек селтәнә дә, шуның белән бетте, дип уйламагыз. «Отжимание», чүгәләп-басу кебек шактый катлаулы күнегүләрне дә бик җитез башкара Сәлимә апа. Бу шөгыле интернетта таралган видеоязма буенча аны бөтен Татарстанга танытты. Видеоязманы моннан ике ел элек Сәлимә апаның оныгы Гүзәл төшергән булган:

- Иртәнге намазын укыды да, әби, гадәттәгечә, күнегүләрен ясый башлады. Шул вакытын эләктереп алган идем. Ул көн саен 15 минут тирәсе вакытын шушыңа бирә. Электән дә әби шундый иде: җәй көне салкын су коена, кышын бабай белән чаңгыда шуа… Җәйге ялларым вакытында мин алар янында булам, иртәләремне күнегүләр ясаудан башларга өйрәнеп беттем инде, үзем дә, - ди Гүзәл.

Сәлимә апа Кадыйрованың үзе белән дә сөйләштек. «Соңгы вакытта аягым авырта башлады да, зарядка ясауны туктатып тордым әле. Моңа кадәр зарядка ясамыйча бер эшкә дә тотынмый идем. Иң элек шуны эшлим, аннан соң тәһарәт алам да, намазымны укыйм, аннан соң гына иртәнге чәй эчелә…», - дип башлады ул сүзен. Сәлимә апаның шундый гадәте бар икән: тәһарәт алганда аякларын, битләрен боздай сап-салкын суда юа, бу чыныктыра, дип аңлата.

Иртәнге зарядканы ничә ел ясавын исенә төшерә алмаса да, нинди вакыйгадан соң алынганын яхшы хәтерли Сәлимә апа. Бер мәлне, нык кына аркасы авырта башлый аның. Ишеккә кадәр үрмәләп барып, ишек яңагына тотына-тотына гына аягына баса торган була. Шуннан физкультура белән шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килә дә инде.

- Чүгәләүләрдән башладым. Берне, соңрак икене, аннан соң өчне ясый-ясый санын 25кә кадәр җиткердем. Аннан соң «отжимание»га күчтем. Сузылып ятып, идәнгә корсагым тигәнче иелә идем. Болардан тыш, төрле якка бөгеләм, башларны әле уңга, әле сулга әйләндерәм. Намаз укыйм да, идәнгә ятып тәгәрим… Зарядкалар ясый башлагач, әйбәтләнеп киттем. Йөри ала башладым. Хәзер, Аллага шөкер, аркам авыртудан интеккәнем юк. Умыртка баганасына, буыннарга файдасы күп бит моның, ул кан тамырларын да киңәйтеп җибәрә, йөрәкне дә ныгыта. Көнен зарядка ясаудан башлаган кеше үзенә бары тик файда гына эшли! - ди ул.

Шунысын да әйтик - Сәлимә апа безнең абунәчебез, «Безнең гәҗит»не алдыра һәм яратып укый. Газетабызның киңәш битендә чыккан язмаларга колак салып, хәтерен яхшырту өчен соңгы арада шигырьләр ятлый башлаган, үз сәламәтлегенә һәрьяклап игътибарлы ул. Ә инде аның «көнеңне зарядка ясаудан башларга кирәк», дигән сүзләре башка укучыларыбызга киңәш булып барып җитсен иде. Ни өченме?

ИРТӘНГЕ КҮНЕГҮЛӘРНЕҢ ФАЙДАСЫ

Белеп кенә бетермибез - иртәнге күнегүләр кеше организмы өчен тулаем алганда бик файдалы әйбер. Әйе, кемнәрдер иртәнге якта зарядка ясауны вакыт исраф итү дип кенә саный. Әмма мондый кеше, мөгаен, күнегүләр ясаган чакта кан тизрәк йөри башлау нәтиҗәсендә баш миенең кислородка туенуын, шуның аркасында хәтернең яхшыруын, уйлау сәләте артуын белмидер. Моннан тыш, сулыш алу органнары яхшыра: үпкә һәм бронхлардан йокы вакытында җыелган какырык чыга. Гәүдә мускулларының ныгуы турында әйтәсе дә юк. Даими рәвештә зарядка ясаган кешенең аркасы турая, ә бу сколиоз, умыртка баганасы бүсере, остеохондроз кебек авыруларны булдырмау чарасы дигән сүз.

Cәлимә апа оныгы Гүзәл белән

Cәлимә апа оныгы Гүзәл белән

ЗАРЯДКА ӨЧЕН КҮНЕГҮЛӘР

Алар өч өлешкә бүленсә, яхшырак: җылыну, төп өлеш һәм йомгаклау.

Җылынуны урын-җир өстендә ятканда ук башларга ярый. Рәхәтләнеп, сузылыгыз, киерелегез. Алга, ян-якка иелегез, өскә таба сузылыгыз, гәүдәгезне һәм башыгызны боргалагыз. Бүлмә буенча аяк очларына баскан килеш, кулларны терсәктән, чугыннан әйләндереп йөрү белән дәвам итегез. Җылыну өлеше 2-3 минут дәвам итә һәм мускулларны язып җибәрергә булыша.

Болардан соң, юынып килегез һәм гимнастиканың икенче өлешенә дә керешергә мөмкин. Ул 15-20 минут дәвам итә, күнегүләр 8-10 тапкыр эшләнә.

  1. Башыгызны чиратлап әле уң, әле сул якка борыгыз, гәүдәгез белән төрле якка борылыгыз.
  2. Кулларыгызны «йозакка бикләп» алга сузыгыз, кул чукларын үзегезгә таба һәм каршы якка әйләндереп борыгыз. Як-якка боргалагыз.
  3. Терсәгегезне бөгеп, бармаклар белән иңсәләргә «тотыныгыз», әкрен генә әйләндерегез.
  4. Бармаклар белән идәнгә тияргә омтылып, берничә тапкыр алга иелегез.
  5. Сул кулыгызны өскә күтәрегез, уң кулны билгә куегыз, уң якка таба иелегез. Ике тапкыр шулай эшләгәннән соң, кулларны алыштырыгыз.
  6. Кулларны билгә куеп, оча сөякләрен әле уңга, әле сулга таба әйләндерегез. Аяк табаннарыгыз идәннән күтәрелмәсен.
  7. Урындык аркасына тотынып, аякларыгызны «селтәгез», соңрак, әле бер аякны тездән бөккән килеш алга чыгарып, икенче аякны артка сузып, бөгелгән аякка иелегез. Аякларыгызны алмаштырыгыз.
  8. Әгәр дә физик халәтегез мөмкинлек бирсә, «отжимание», чүгәләүләр, пресс өчен күнегүләр ясауны да кертергә мөмкин.

Икенче өлештән соң, өченче өлешкә керешәбез: тын алуны нормальләштерү өчен сулыш алганда кулларыгызны өскә күтәреп, сузылыгыз, сулыш чыгарганда, кулларыгызны аска төшерегез.

Шунысын әйтү мөһим: тиешле нәтиҗәне алу өчен, бу зарядка комплексын атнага 4-7 тапкыр башкару кирәк. Күнегүләр ясауга тотыныр алдыннан бүлмәгезне җилләтсәгез, яхшырак. Тамагыгыз бик ач булса да, иртәнге ашны зарядкадан соң гына ашагыз. Әгәр дә түзәр чамагыз юк икән - бер саткан су эчеп кую җитә.

ИРТӘНЕ НИЧЕК БАШЛАРГА?

Халыкта Яңа елны ничек каршыласаң, нинди теләкләр теләсәң, елың шулай үтәр, дигән ышану бар. Әлбәттә, моның күңел халәте икәнен аңлыйбыз. Ә менә иртәң ничек туа - көнең шулай үтә дигәнгә, ышанырга кирәк. Сәлимә апаның тәҗрибәсенә һәм киңәшләренә өстәп иртәләребезне башлауның 7 төп кагыйдәсен тәкъдим итәбез. Бу хакта якын киләчәктә «Шифалы гәҗит» өчен махсус мәкалә әзерләнә.

ИРТӘ ТОРЫРГА

«Иртә торганның ашы пешкән, йоклап калганның бите пешкән» диләр иде борынгылар. Борынгылар иртә яткан, иртә торган. Әлбәттә, монда ким дигәндә 8 сәгать йоклау мөһим. Кичке уннан да калмый йокларга ятарга күнегергә кирәк. Иртән тору өчен иң яхшы вакыт - 5-6 сәгатьләр, иң соңгы - 7. Ял көннәре дә шулай. Ял көннәрендә озаклап аунап яткач, көнегез сәңгерәеп узганын үзегез дә беләсез.

ЧИСТА СУ

Иртән торуга иң элек ким дигәндә чиста кайнамаган су эчеп куярга. Моның файдасы әйтеп бетергесез күп.

ДУШ

Төн буе организм чистарына, ял итә. Токсиннарны һәм пычракны юып төшерергә кирәк. Чөнки иртәнге 9дан соң организм пычракны кабат сеңдерә башлый.

ДОГА

Иртәнге догадан башка (намаз өйрәнү аеруча мөһим) башланган көн ул уңышлы үтмәс.

ГИМНАСТИКА

Бу хакта өстә күп сөйләнде. Тик артык авыр күнегүләр, тирләп-пешеп йөгерүләр иртән киңәш ителми.

ИРТӘНГЕ АШ

Иртәнге ашны үзең аша, көндезгесен дустың белән бүлеш, ә кичкесен - дошманыңа бир, дигән гыйбарәне онытмагыз.

БАШ ЭШЛӘГӘН ВАКЫТ

Аң-белемеңне арттыру, үзеңне камилләштерү турында уйлау өчен шушы вакытны җайласаң - отарсың.

ҺИНД СУГАНЫ

Әңгәмәбезнең башында Азнакай районының Актүбә бистәсендә яшәүче укучыбыз Сәлимә апа соңгы арада аяклары авыртудан интегүе турында телгә алган иде. Йөри дә алмый башлаган булган: тез астыннан нидер тотып торган шикелле иде, дип сөйли. Моннан да шифа тапкан: һинд суганы суын аягына сөртеп куйган, бу эшне өч-дүрт тапкыр башкарганнан соң, файда күргән:

2018-02-27_10.16.21- Һинд суганы бик әйбәт әйбер ул. Бармагың шешә башласа да, берәр җиреңә чүп керсә дә, каның ага башласа да, шуны ябыштырып куясың икән, бик тиз төзәтә, - дип сөйли әңгәмәдәшем. Бу үсемлекне бик күптәннән үстерә икән инде ул. Файдасы тигәнгә күрә, яратам, дип сөйли. Ә менә шәхсән минем өчен, һинд суганы дигән үсемлек - яңалык. Укучыларыбыз арасында, бәлки, аның турында ишетмәгәннәр тагын бардыр. Танышыйк әле, нинди үсемлек икән соң ул?

Һинд суганын Русиядә беренче булып себер дәвалаучылары куллана башлаган. Аны, бүлмә гөлләре кебек, чүлмәкләрдә үстерәләр. Бу үсемлек талымсыз, кайбер экзотик гөлләр кебек, артык җылы да, артык кояш нуры да таләп итми. Дәваланганда кыякларын һәм суганын кулланалар.

Рәсми медицинада һинд суганын дәвалаучы үсемлек буларак танырга ашыкмыйлар. Ни өчендер, бу өлкәдә тикшеренүләр юк диярлек. Бу үсемлекнең рәсми рәвештә бер сыйфаты гына расланган: һинд суганы - агулы үсемлек.

Шуңа да карамастан, халык медицинасында аны еш кулланалар. Әйтик, тайган, бәрелгән, кан тамыры сузылган урыннар булса, ул җирләргә һинд суганы бәйләргә киңәш итәләр. Шул ук вакытта, бу үсемлек буыннар һәм умырткалык авыруларыннан яхшы чара булып санала.

Суганның суы белән авырткан урынны җиңелчә генә сыпырып алу да җитә - акрынлап, авырту кими. Бу - үсемлектәге актив матдәләрнең авырткан урынга канны күбрәк кууы белән аңлатыла. Шул сәбәпле, авыртуның кимүе эффекты барлыкка килә. Һинд суганындагы матдәләр күзәнәкләр алмашын да тизәйтә, яраларны тиз төзәтә.

Бал корты чагып, яки черки тешләп, тәнегез кабарып чыктымы? Башыгыз авырта, яки салкын тигердегезме? Халык медицинасында бу борчуларны да һинд суганының үзе яки кыяклары ярдәмендә хәл итәләр.

Кулланганда, шиңгәнрәк кыякларны сайлау отышлырак булыр. Аларда файдалы матдәләр күбрәк. Дәваланганда иң гади ысул: авырткан урыннарга суганның суын сөртү. Моның өчен кыягын сындырасың да, борчыган урынга суын сөртәсең. Әмма сак булыгыз! Үсемлекнең суы агулы! Аны эчәргә ярамый.

Радикулит, артрит, остеохондроз вакытында бу суганның суы, күрсәткән шифасы буенча кыйммәтле гель һәм майлар белән бер дәрәҗәдә. Әмма тамак шешкәндә һәм баш авыртканда авыруның хәлен җиңеләйтеп кенә җибәрә. Димәк, бу очракта һинд суганын башка препаратлар кулланганда ярдәмчел чара итеп кенә файдаланырга мөмкин, дигән сүз. Һинд суганының шул ягы да бар: аның белән дәвалану булышачакмы, юкмы икәнен ачыклау җиңел. Әгәр дә суын сөрткәннән соң, яндыра яки җиңелчә чәнчи башлый икән - суган сезгә булышачак. Бу тойгылар, гадәттә, биш минут эчендә бетә, шуның белән бергә авыртыну да югала.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев