8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Дулкын” радиосы яңа бәйге игълан итә.
“Кадерле кешем” дип аталган шигъри бәйгедә һәммәгез дә катнаша аласыз. Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап үзегез иҗат иткән шигырьләрне безгә юллагыз.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Дулкын” радиосы яңа бәйге игълан итә.
“Кадерле кешем” дип аталган шигъри бәйгедә һәммәгез дә катнаша аласыз. Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап үзегез иҗат иткән шигырьләрне безгә юллагыз. Хатларны традицион рәвештә почта аша, Вконтактедагы “Саба дулкыннары” ТРКсе төркемендә шәхси хәбәр итеп, шулай ук электрон почта (sabatv@rambler.ru) аша да җибәрә аласыз. Яшь чикләве юк.
Бәйгегә язмалар 6 мартка кадәр кабул ителә, нәтиҗәне дә нәкъ шул көнне ясарбыз, җиңүчеләрне билгеләрбез. Күңел түрендә урын алган язмаларны “Дулкын” радиосында яңгыратырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев