Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

8 майда Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналар булып үтте.

Бәйрәм чаралары тантаналы митингтан башланып китте. Бөек Ватан сугышында катнашканнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.

Шекше авыл җирлегендә җиңү көненә багышланган митинг. 

Эзмә һәм Иләбәр авылларында узган Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булып үтте. Бәйрәм ике авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелескка венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.

Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң истәлек агачлары утыртылды.

Ике Басу Арташ мәдәният йорты һәм Язлы Арташ авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган истәлекле митинг үткәрделәр.

 Сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алу өчен авылдашлар, сугыш еллары балалары, яшьләр, мәгариф учреждениеләре вәкилләре килде. Традицион рәвештә истәлекле чара тантаналы өлештән башланды. Ватанны, тыныч тормышны яклаучыларны хөрмәтләделәр. Сугыш һәр гаиләгә кагыла: ир-атлар фронтка китә, ә картлар, хатын-кызлар һәм балалар көннән-көн тылда эшлиләр. Чара барышында илебезне җимерекләрдән күтәрүчеләргә, әти-әнисез калган буын балаларын тәрбияләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтергә онытмадылар. Бу коточкыч сугыш һәм тыл ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

 Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митинг ахырында Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык учреждение, оешма җитәкчеләре һәйкәл-обелискларга веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

 Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм 10 нчы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы Шафиков Айрат Вазыйх улы туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.

Олы Нырты җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлеге хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм агач утырту белән тәмамланды.

Лесхоз бистәсендә Парад һәм Билгесез солдат һәйкәле янында чәчәкләр салу.

 Олы Арташ авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлеге хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм агач утырту белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев