Ерак юлга чыгарга кирәк булганлыктан, төпле машина йөртүче белештем. Урыс егете Константинны тәкъдим иттеләр. Икенче көнне иртүк ул мине подъезд төбендә көтеп тора иде инде. Бер күрүдә ошаттым мин аны. Үзенчәлекле елмаюы күңелгә үтеп кереп, аңа карата ышаныч тудырды.
Юл ерак иде. ә минем яңа танышым, 30 яшендә генә булса да, инде күпне күргән булып чыкты.
Мәктәпне тәмамлаган елны ук армиягә китә Константин. Тыныч кына хезмәт итеп кайтып бер атна үтүгә, төнлә каравылда торган әтисен бик каты кыйнап, эчендәге бөтен әгъзаларына зыян китереп үтереп чыгалар эшендә. Моны дәрәҗәле урында эшләүченең баласы оештыра. Банда кулга алына. Берничә кеше тиешле җәзасын ала.
Әнисенә, сеңлесенә, мәктәптә укучы энесенә булышу өчен Костя эшкә урнаша. Укырга керү турында хыялланмый да инде ул. Олы яшьтәге танышы белән буралар бурап сата башлыйлар. Шактый гына ярдәм була бу гаиләгә.
Константинның хатыны — Яшел үзән кызы Наилә. Бик үзенчәлекле итеп таныштырган аларны Ходай. Бер дустына чылтыратырга кирәк булган Костяга. Биш тапкыр җыйган, гел бер кыз алган телефонны. Теге дусты бер номерны ялгыш язып биргән булып чыга. Өч ай телефон аша аралашалар яшьләр. Очрашкач, инде бер-берсенә гашыйк булуларын аңлыйлар. Шулай итеп, яңа бер гаилә барлыкка килә. Үкенмидер дип уйлыйм Наилә тормышын бу кеше белән бәйләп. Инде беренче кызлары Эвелина өченче сыйныфка бара икән. Кайгы да ишекләрен шакыган аларның. Алар Яшел үзәндә яшиләр. Беркөнне Костя балконга чыгып, өстәге шкафтан кирәкле әйберне алганда, аягы белән тәрәзә рамына басмакчы була. Әмма тәрәзә рамы Костя белән аска оча. Бу бит сигезенче каттан.
Могҗиза булып, ул исән кала. Үзе сөйләве буенча, аска очканда ул әтисен күргән. Ул аның чәчләреннән эләктереп, йорт янында үсеп утыручы куаклыккка төшергән. Бу егетне җиргә нык бәрелүдән саклаган. Гаиләсен, әнисен, туганнарын сөендереп, аякка баскан Константин. Сырхауханәдән чыгып, алты ай үтүгә, Мари Элдан килгән машина, каршы як полосасына кагыйдәне бозып чыгып, аңа килеп бәрелә. Машинаның йөртүчесенә берни дә булмый, ә менә Константинны авыр хәлдә сырхауханәгә озаталар. Бер кулына бик нык зыян килә аның. Ул үзе дөрес дәваламадылар дип уйлый, тартып-сузып, вакытны югалтканнар сырхауханәдә. Хәзер шул кулы бертуктаусыз сызлый икән аның.
Константин районнардагы мәктәпләргә, балалар бакчаларына азык-төлек ташу белән шөгыльләнә. һәр иртәне сәгать 4тә Казанда булырга тиеш ул. Яшел үзәннән иртәнге 3тә чыгып китә икән.
— Кайчан йоклыйсың соң син? — дип сорадым.
— Ә миңа берничә сәгать йоклау да җитә, — дип җавап бирде ул. — Балаларым нәрсә сорасалар шуны ала алам икән, бу минем өчен бәхет. Мин бер эштән дә чирканмыйм. Күп тә сорамыйм. Риза булып биргәнне алам.
Гаҗәпләндем, сокландым мин аңа. Бәхетле ана үстергән аны. Сөйләшү рәвешенә үк миһербанлылык чаткылары чыккан бу егет тиздән йорт сала башлый икән. Аның өчен җир кишәрлеге инде әзер. Тыныч нигез булсын иде ул. Кайгы беркайчан ишеген какмасын ул йортның.
Константин белән аралашу кешеләргә карата ышанычны арттыра. Аның хатыны белән шулкадәр итагатьле мөнәсәбәте, үзе турында уйламыйча, балалары өчен яшәве сокландыра.
Әгәр берәрсе белән күңелсез хәл килеп чыкса, ул беренче булып ярдәм итәчәк. Мин моңа ышанам.
Әнисен тыңлады Нияз ГАТАУЛЛИН. Казан.
Нет комментариев