Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

77 егет, кызга зур тормышка юллама.

Бүген Саба аграр көллиятенең 77 чыгарылыш студентлары кулларына дипломнар алды. Тантаналы чарада район башлыгы Рәис Миннеханов та катнашты.

Үз чыгышында ул район яшьләре белән горурлануын белдерде. Чөнки көллият тәмамлаучылар һәр тармакта да тырышып хезмәт куялар. Һөнәри белгечлекләре буенча эшкә урнашып, коллективлар сафын тулыландыралар. Бу чыгарылыш механика, экономика, төзелеш буенча факультетларына туры килде. 4 студент укуны кызыл дипломга тәмамлый.

Ел дәвамында районыбыз хуҗалыкларында, оешма, предприятиеләрендә практика үткәннәргә җитәкчеләр бүген тырыш хезмәтләре өчен мактау грамоталары, акчалата премияләр, бүләкләр дә тапшырдылар. Кайберләрен эшкә дә чакырдылар. Шулай ук югары белем алырга теләүчеләргә дә ачык чакыру яңгырады.

Казан энергетика университеты вәкиле үзләрендә уку мөмкинлекләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев