Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

600 машина иясе Нәфис Миннегалиев яман шешне ничек җиңгән һәм аны Зимбабве миллиардерлары белән нәрсә бәйли?

Үз йорты белән яшәгән авыл агасының ихатасына ничә машина сыя дип уйлыйсыз? Күп дигәндә, өч-дүрттән артмый торгандыр. Хәер, түләүле машина утарларының да урыны чутсыз түгел анысы. Ә менә Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Нәфис Миннегалиевнең берүзенә 600 (!) машинасы бар. Аларның һәркайсысы 43 тапкыр кечерәйтелгән булса да, әлеге «машина утары»...

Иң беренче булып Нәфиснең күзе легендар «полуторка»га - сугышка кадәр һәм сугыш елларында Горький автозаводында чыккан «ГАЗ-АА» (1932 елдан башлап чыгарылган) машинасына төшә. 1974 еллар була бу. «Полуторка»ның аягы җиңел була. Аңа үзебезнең «КамАЗ», бераздан Мәскәүнең «Зил»ы килеп кушыла.

- Әти дә, бөтен туганнар да шоферлар минем. Үзем дә кечкенәдән шофер булырга хыялланган идем, - ди гомер буе колхозда бухгалтер, баш бухгалтер булып эшләп, әле шушы арада гына 60ын түгәрәкләп лаеклы ялга чыккан Нәфис Миннегалиев.- Элек өч сум да илле тиен тора иде алар. 70 сумга эшләгән кешегә анысы да кыйммәт тоела иде. Ни дисәң дә, бер тиенгә бер кап шырпы ала торган чаклар бит әле ул.

Чыннан да, хәзер генә тулып ята алар, шулай да кайбер модельләрне җиде, сигез меңгә дә кулга төшерә алмаска мөмкин икән әле. Ә элегрәк коллекцион машиналарны табу, гомумән, җиңел булмый. Әмма ниятенә кергәч, әмәлен табалар. Теләсә кайсы шәһәрнең Ленин урамында яшәүчегә (ялгышлык була алмый, чөнки мондый урам бөтен җирдә дә бар) җайлап кына хат язып, теләгән модельне почта аша кайтарту җаен карыйлар.



- Шулай да сезне иң сөендергән машина кайсысы булды - беренче 50 машинамы, йөзенчесеме? - дип кызыксынам коллекционердан.
Кайчандыр әтисе Гаптелгалинең вафатына кадәр эшләгән «газик» булып чыкты ул (ә ул бик иртә - 50 яшендә үк бакыйлыкка күчкән). Ни кызганыч, аз эшләнелә икән алар. Алай да Чаллы егетләре аша табып, ике машинага алыштырып алган. Янгын сүндерү машиналарын табуы да кыен, ди. Тупланмада фәнни-тикшеренү институтларында ясалып, күпләп җитештерүгә чыкмаган машиналар да бар.

Һәр экспонатны үзенчә шәрехли бара Нәфис Миннегалиев.
- Менә монысында сугыш вакытында офицерлар йөргән, ә менә бу - «Место встречи изменить нельзя» фильмында Шарапов йөргән машина. Менә бу «ЗИЛ-157»не дә шактый эзләргә туры килде...

Сукырның теләгәне ике күз дигәндәй, монда башка - машина чире: соңгы вакытта «ГАЗ-52»не таба алмый интегүе икән. Оныклары булган кешегә мондый тупланманы исән-имин тоту да җиңел түгелдер дип куям.
- «Балалар һөҗүме» дигәннән, моннан элек үзебез санаториягә киткәч, өйдә әни калды. Ул авылда бездән аерым яши. Аулак өйгә әнинең тугыз оныгы җыелган. Рәхәтләнеп сүткәннәр машиналарны. Кайткач, балаларга сүз әйтүен әйтмәдем, әмма эчтән генә әрнедем инде. Үземнең хәзер ике оныгым бар. Әдиләгә - сигез, Айзиләгә - ике яшь. Курчак белән уйный белмиләр - машина булсын аларга да,- ди коллекционер.

Авыруны җиңәргә булышкан хикмәт

Кирәк икән, булам танкист, ял иткәндә - фалерист. Мәгълүм җырны нигәдер әнә шулай «бозасы» иттем. Гәрчә армиядә булмаса да, Нәфис Миннегалиев монда да кыек атып туры тидерә. Машиналар тупланмасына өстәп җыйган сугыш техникасы - 100дән артык танк өстенә дүрт меңгә якын значогы да бар бит әле аның. Значоклар җыю белән мавыгу нәкъ менә фалеристика (орден, медальләр, күкрәк билгеләре, значоклар) дип атала да. Монысы мәктәп яшеннән үк килгән шөгыле Нәфиснең. Значоклары темаларга бүленеп, тәртип белән альбомга урнаштырылган. Машиналар, һөнәри бәйрәмнәр, шәхесләр (Ленин значоклары), шәһәрләр, һөнәрләр... Хәтта ки Туган көн дигән значокка кадәр бар.

- Менә болары генераллар, маршалларныкы - каян алгандыр, белмим. Берәү бүләк итте, - ди ул, бүреккә беркетелә торган кокардыны күрсәтеп.
Ә монда алар җитәрлек. Армиянекеннән, министрлыклар, ведомстволарның аерымлык билгеләреннән кала машина «маңгаена» чәпи торганнары да җитәрлек.

Реклама



- Элек бөтен җирдә значок саталар иде. 10-15 тиен иде ул. Значок тагып йөрү гадәте дә бар иде. 1991 еллардан соң значокны сатуда күргәнем дә юк. Казанда Ленин музеена кергән идем, шаккатып чыктым. Пролетариат юлбашчысының башы төшерелгән бер значок та күрмәдем,- дип гаҗәпләнә ул, үзенең балачак мавыгуының «модасы» чыгуына бераз көрсенеп. Әмма аңа карап кына значок җыючылар бетми. Юк-юкта алыш-биреш ясарга шалтыратучылар булгалый икән. Элек йә тартмага, йә вымпелга кадап җыйган значокларны барларга да тәҗел сәбәп кирәк булган, күрәсең.
Иренең сүзен хатыны Тәзкирә ханым (пенсиягә кадәр сельпо рәисе булып эшләгән) күтәреп ала.

- 2010 елда яман шеш авыруыннан бер-бер артлы өч авыр операция уздырды Нәфис. Табиблар: «50гә 50», - диделәр. Шул чагында: «әйдәгез, балалар, әтиегезгә бер шөгыль табыгыз», - дидем. Авыруны оныттыра торган шөгыль, хәрәкәт кирәк иде. Шул вакытта махсус альбомнар алып, бөтен тупланмасын тәртипкә салды. Шуның белән генә җиңдек авыруны...

Акчалары янчыкта да, банкта да түгел

Бухгалтер кеше коллекционер булып та, нумизматика (сугылган акчалар), бонистика (кулланыштан чыккан акчалар, кәгазь акчалар җыю) белән кызыксынмаса, гаҗәп тоелыр иде. Бу юнәлешне дә бертигез алып бара Нәфис Гаптелгали улы. Сүзебез шушы җиргә килеп җиткәч, танышымның икенче сулышы ачылгандай була. Чөнки гомер буе акча белән эш иткән кеше буларак, судагы балык кебек ул монда. Биредә дә барысы да эзгә салынган: борынгы акчалар, юкка чыккан илләрнең акчалары (ГДР, Чехословакия, СССР һ.б.), сәер акчалар (әйтик, бер ягында 10 мең булып, икенче ягында «0»ләрне өстәргә онытып, берлек булып кына калган акча), АКШ президентларына багышланган серия һ.б.

- Бүгенге көндә миндә 266 илнең акчасы бар, ә менә 22 илнең йә тиен акчасы, йә кәгазь акчасы юк. Күпме сорап та, әлегә кәгазь бер евро таба алганым юк, нигәдер банкларга бирмиләр икән шуны - ди ул, - хәзер, бер караганда, проблема юк, чит илгә күп йөриләр. Туганнар, дуслар минем кызыксынуны белгәч, ярдәм итәргә генә тора. СССР вакытында үзем дә Румыния, Венгриядә булдым. Татарстанның яшьләр төркеменә (5 егет, 31 кыз) җитәкчесе булып Болгариягә бардым. Бөтен районнардан бар иде яшьләр. Без анда ичмасам шорты кияргә өйрәнеп кайттык, - дип, яшьлек елларын искә ала Нәфис Миннегалиев.



Менә шулай, авылда мал асрап, каралты-кура ныгытып яшәгән кешенең 600ләп машинасы булуга да, Зимбабве миллиардлары белән эш итүенә дә аптырыйсы юк.

РS. Бу көннәрдә Нәфис Миннегалиев тупланмасының бер өлеше Азнакайның төбәкне өйрәнү музеенда күрсәтелә.

Коллекционерлар башкаларга караганда депрессиягә, стресска сирәк бирешә.
Дөнья халкының 20 проценты ни дә булса җыя.
Россия коллекционерларының һәр бишенчесе - нумизмат.
Коллекционерлар үзләренең чордашларыннан озаграк яши.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев