Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

6 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Нәүрүз-мөбәракбад» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.

Нәүрүз –язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган төрки халыклар бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу көнне барысы да күңел ачалар, уеннар уйныйлар.

Бәйрәм авыл халкын ботка, коймак һәм чәй белән сыйлаудан башланып китте. Бәйрәм төрле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Шулай ук мини-футбол ярышы да оештырылды. Шулай итеп авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар бергә күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев