Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

57 террорчы кулга алынган

Җиде көндә террорчылыкка каршы 311 тоткарлау эше үткәрелгән.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Соңгы атнада Төркиядә террорга каршы барган операцияләр вакытында 57 террорчының эше туктатылган, җинаятьчеләрнең 46сы юк ителгән, дип хәбәр итә Төркия Эчке эшләр министрлыгы. Бу хакта "Анадолу" чыганагы яза.

20 -27 март көннәрендә иминлек өчен җаваплы хезмәткәрләр Төркиядә террорга каршы 311 операция үткәрә. Шуның нәтиҗәсендә 551 кеше тоткарлана, шулай ук ДЕАШ ("ИГИЛ") террорчылык оешмасы белән элемтәдә торган 42 кеше кулга алына.

Фәтуллах Гүлән (FETÖ) һәм PDY террор агымына каршы көрәштә 1210 кеше тоткарланган. Сул як террор оешмаларына катнашы булуда гаепләнгән 11 кеше дә сак астына алынган.

Шул ук вакытта Тунджели, Батман, Диярбакыр, Битлис, Мардин, Ширнак һәм Бингель провинцияләрендә террористлар яшеренгән 57 качу урыны бетерелгән. 29 кулдан ясалган шартлаткыч җайланма юк ителгән һәм 7 кг шартлаткыч, 4 тонна башка шартлаучы матдә, 24 кул гранатасы һәм 52 берәмлек укчылар коралы тартып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев