Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

54 елдан соң очрашу.

Сатыш 8 еллык мәктәбен тәмамлаган егет, кызлар Сабага җыелдылар. Яшьләре 70кә җитсә дә алар бүген укучылар.

Янәшәләрендә укытучылары да бар. Бер очрашу бер гомер дип, алар бүген хатирәләргә бирелделәр. Мәктәп елларын сагынып искә алдылар. Дәресләр, контроль эшләр, имтиханнар барсы да исләрендә. Уку көндәлекләре дә, андагы өлгереш тә кулларында, күз каршында. Шуларны карап көлештеләр дә, күзләре дә яшьләнде.

"Вакыт туктап тормый, яшебез дә зур, киләсе елга кем бар кем юк. Быел очрашыйк әле",- диеп тәгаенли бу очрашуны Наил Мусин.

Моннан 54 ел элек  56 укучы булып мәктәп тәмамлаганнар алар. 19 сыйныфташлары инде бу дөньяда юк. Исәннәрнең дә, сәламәтлекләре какшап, 24е генә килә алган.

Күңелле аралашып, җырлашып бәйрәм иттеләр сатышлылар классташлар очрашуын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев