Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

4 июль көнне «Автоледи 2024» чарасы үтте

Традиция буенча Саба аграр көллиятендә теория өлеше белән башланып киткән “Автоледи 2024” бәйгесе “Аргамак” картодромында дәвам итте.

Быел 15 гүзәл зат бәйгедә катнашырга теләк белдергән. Араларында бәйгедә үзен беренче тапкыр сынап караучы һәм шактый тәҗрибәлеләр дә бар. Беренче этапта конкурсантлар компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен тикшерделәр.

 

Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибар юнәлтүне күз уңында тоткан әлеге Республикакүләм бәйге инде 20 елдан артык үткәрелә. Бәйге үзе олыгая барса да, анда катнашучылар, киресенчә, яшәрә генә бара кебек. Элек монда тәҗрибәле ханымнар катнашса, хәзер күбрәк яшьләр килә.

 

Автомобильне фигуралы йөртү этабы да җиңел түгел. Ул “Аргамак” картодромы янындагы махсус мәйданчыкта машинаның параметрларына карап, төрле классларда үтте. Минида 3, мидида 5, максида 7 машина иде.

 

Бәйгедә катнашу өчен гүзәл затлар машина йөртү таныклыгына, шәхси машина һәм тәҗрибәгә ия булырга тиеш. Билгеләп куелган маршрутны алар оста үтте. Бер-ничә сәгать дәвам иткән бәйгедән соң иң күңелле мизгел бүләкләү тантанасы . Беренче урынны Тенеки авылыннан Рәзинә Ибраһимова, 2не Байлар Сабасыннан Снежана Вахитова, 3не татар Икшермәсеннән Гөлфинә Дәүләтгәрәева яулады. 

 

“Автоледи 2024” җиңүчесе район данын Казан шәһәрендә яклаячак. Калган катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшыру һәм күмәк фотога төшү бәйрәмнең йомгаклау өлеше булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев