Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

4 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының Җиңү паркында тимер юлчылар көненә багышланган «Судьба моя – железная дорога» дигән бәйрәм концерты оештырдылар.

Бу чара барлык катнашучылар өчен дә күңелле һәм истә калырлык бәйрәмгә әверелде.

Чара башында тамашачылар өчен музыкаль пролог һәм театральләштерелгән күренеш әзерләнде, алар тамашачыларны тимер юл дөньясына күчерде. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы чыгыш ясадылар. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык бию төркеме (җитәкчесе Хуҗин А.И.), «Тулган ай» фольклор коллективы (җитәкчесе Галиева М.А.), Мичәнбаш авыл мәдәният йортыннан Гаврилова А.Б., Саба район мәдәният йортыннан Айнур Гәрәев, Измә мәдәният йортыннан Зөлфәт Саматов, Гүзәл Латыйпова, Өтернәс авыл клубыннан Илүзә Гыйльфанова, Иске Мичән авыл клубыннан Ирек Һадиев, Ландыш Һадиева катнаштылар. Бәйрәм концертында матур биюләр, патриотик җырлар, тимер юл турында көйләр, тамашачыларның яраткан җырлары яңгырады. Кунаклар артистлар белән бергә рәхәтләнеп җырладылар, аларны алкышлар белән хупладылар. Бәйрәм концерты уңышлы узды, күп кунаклар җыйды һәм уңай бәяләмәләр алды. Концерт тимер юлчылар коллективын берләштерергә, аларның һөнәрләренең мөһимлеген ассызыкларга һәм үз эшләре белән горурланырга ярдәм итте. Бу чара барлык катнашучылар өчен дә күңелле һәм истә калырлык бәйрәмгә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев