Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

31 май көнне Сабаның “Олимп” стадионында әлеге мәктәпкә йөрүче укучылар өчен Сабантуй бәйрәме булып үтте.

Биредә барлык килгән балалар да төрле уеннарда катнашты.

Кул көрәштерү, турникта тартылу, уенчыклар кисү, арканда тартышу — гомүмән, Сабантуйларда нинди уеннар була — биредә барысын да «татып» карый алдылар.

Сабантуйдагы ярышларның хөкемдар Илдар Ермолаев. Ә инде балалар өчен шундый күңелле, бай, кирәкле һәм дуслык белән сугарылган бәйрәмне Саба спорт мәктәбе директоры Рифат Хисамов оештырды.

Сабантуй бәйрәмендә гөр күтәрүдә Байлар Сабасыннан Фандиль Зиннатуллин, Икшермәдән Айнур Мулләхметов, Сатыштан Раниль Хаҗиевлар матур күсәткешләргә ирештеләр.

Йөгерүдә Симет авылыннан Риаз Низамиев, Солтан Захриев, Рүзәл Шакировлар тиңнәр булмады.

Ә бәйрәм беркайчанда бүләкләрсез үтми.

Сабантуйның спонсорлары шәхси эшмәкәрләр:

Радик Ясәви улы Халиков,

Рамил Нурулла улы Фазуллин,

Булат Расим улы Вакказов,

Фәнил Фәнис улы Хурамшын,

Рамил Равил улы Нотфуллин,

Динар Илһам улы Кәримов,

Фәнил Рәшит улы Шафигуллин,

Ленар Габделбәр улы Давлетшин,

Наил Дамир улы Ибраһимовларга

бик зур рәмәт! Аларның ярдәме белән сабантуйда катнашкан бер генә балада бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев