3 нче декабрь - Билгесез солдат көне.
Билгесез солдат көне - ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел,ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны,хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Бүген районыбыз җитәкчелеге үзәк урамга яу кырларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәлләренә чәчәкләр салырга җыелды. Билгесез солдат һәйкәлен бүгенге көндә реконструкциялиләр. Аны искә алу чарасы интернационалист сугышчылар истәлегенә салынган һәйкәл каршында оештырылды. Бирегә җыелган райондашларыбыз, Саба гимназиясенең яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре утлы еллар вакыйгаларын хәтердә яңартты. Махсус хәрби операциядә булганнарны искә алдылар, аларга сәламәтлек, исәнлек һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр. Ир - егетләребез тыныч тормышларда солдат хезмәтләрен үтсә иде диеп тели һәркем. Күкләребез гел аяз, кояшлы торсын, тормышларыбыз тыныч булсын.
Гөлназ Гатауллина тексты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев