Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

3 июль - ГАИ хезмәткәрләре көне!

Саба районы бүлекчәсендә хезмәт куючылар үз эшен намус белән башкара. Бу өлкәдә эшләүчеләрне һәм ветераннарны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

3 июль көнне юлдагы иминлек сагында торучылар –  РФсе Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Автомобиль инспекциясе булдыру турында карар 1936 елның 3 июлендә кабул ителә. Әлеге оешма автомобиль йөртүчеләрне әзерләргә һәм аварияләрне булдырмау өстендә эшләргә тиеш була. Хәзер бу өлкәдә эшләүчеләр югары җаваплылык белән күптөрле хезмәт башкара.

ГАИ хезмәткәрләре нинди һава торышы, бәйрәм, ял булуга карамастан үзләренә йөкләнгән вазифаны башкаруда. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алар хезмәттә. Төрле операцияләр вакытында хезмәтләре тагын да күбрәк җаваплылык таләп итә. Нәкъ менә аларның уяулыгы аркасында күпме җинаятьләр, юл һәлакәтләре булмый кала. Үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, алар һөнәри бурычларын үтиләр. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белеп үссеннәр, һаләкәтләргә юлыкмасыннар дип алар даими профилактика эшләре уздырып тора. Бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр, халык хөрмәте белән каршы алдылар.

Җаваплы, принципиаль кеше генә юлларда тәртип сакчысы була ала. Саба районы бүлекчәсендә хезмәт куючылар да үз эшен намус белән башкара. Бу өлкәдә эшләүчеләрне һәм ветераннарны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев