3 -7 яшьлек балаларга пособие билгеләү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады
2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләүнең яңа тәртибе расланды.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яшәүчеләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне түбәндәге телефоннар буенча ала алалар: +7 (843) 557-21-13, 557-21-12 и 557-19-36.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык белән эшләү секторының контакт мәгълүматлары ведомствоның рәсми сайтында, «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә күрсәтелгән.
Билгеләп үтик, 2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләүнең яңа тәртибе расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев