Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

29 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә “Әнием-кадерлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

“Әдәби алан” проектында катнашучы Саба урта мәктәбенең 4 “А” сыйныфында укучы егетләрнең әниләренә багышлап “Әнием-кадерлем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

Чара Саба район үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан куелган Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасыннан өзек карау белән башланып китте. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы укучыларга укуларында уңышлар теләде, әниләрне бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен юллады. Китапханәчеләр әзерләгән кызыклы уен-биремнәрдә: “Бу минем улым”, “Тәгәри китте йомгагым”, “Кем җитез”, “Баш хисапчы” һ.б. әниләр актив булып катнаштылар. Ә балалар һәр бирем арасында үзләренең матур шигырь-җырларын әниләренә бүләк иттеләр. Сыйныф җитәкчесе Билалова Айгөл Әнвәр кызы әниләрне тәбрикләп видеоролик тәкъдим итеп, бәйрәм белән котлады. Шулай ук «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров үз теләкләрен белдереп, бәйрәм белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында укучылар әниләренә истәлек бүләк тапшырып, җыр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев