Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

29 нчы май көнне Килдебәк мәктәбендә мәктәп укучылары арасында сабантуе булып узды.

Булсын, әйдә, булсын, әйдә, Шаулап-гөрләп торсын, әйдә, Һаман бәйрәм, һаман туй, Күңелле туй, шаян туй – Ул бит безнең сабантуй!

Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу. 
29 нчы май көнне Килдебәк мәктәбендә мәктәп укучылары арасында сабантуе булып узды. Күңелле уеннар: күз бәйләп кисү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, гер күтәрү, аркан тарту, аркан тартышу һәм башка күңелле уеннар уйнатылды. Җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә бүләкләр булды. Уеннарда бик актив катнаштылар.
Бу бәйрәмне класс җитәкчеләре, мәктәп укытучылары бердәм булып оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев