Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

29 июнь көнне «Олимп» стадионында яшьләр көнен билгеләделәр.

Чараның күңелле өлеше «Россия йөрәге» Гаилә учагы эстафетасы булды.

"Олимп" стадионына спорт сөючеләр, җанатарлар җыелды. Аларны район башлыгы Рәис Миннеханов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Денис Лулаков сәламләде.
Мәртәбәле кунаклардан Руслан Пустовой килгән иде. Ул көчлеләр экстрим Федерациясе вәкиле, табип травматолог. Руслан Вдадимирович 120 тонналы тимер юл составын бернинди өстәмә ярдәмсез үз көче белән урыныннан күчергән кеше. Рекордсмен аны 8 метр 6см га 36,38 секунд тартып бара. Һәм моның белән дөнья рекордын куя.
Чараның күңелле өлеше "Россия йөрәге" Гаилә учагы эстафетасы булды. Аны Мичән авылыннан яшь парлар Айгөл, Данияр Мифтаховлар, Тимершык авылыннан, 50 еллык гаилә тормышын билгеләүче Сания, Рәсим Галимовларга тапшырдылар. Ә Галимовлар учакны үз чиратында Арча районыннан килгән Рәмзия, Ринат Хафизовларга бирделәр. Шулай итеп Гаилә учагы эстафетасы күршеләребез арчалыларга күчте.
Алга таба спорт өлкәсендә нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде. Араларында спорт министрлыгы, район башлыгы мактау грамоталарына ия булучылар күп булды. Аннары инде мәйданда көч сынашулар башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев