Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

28 май - Чик буе гаскәрләре көне.

1918 елда Совет Республикасы хөкүмәте чик сагын оештыру турында декрет кабул итә.

Бәйрәм буларак әлеге көн беренче тапкыр 1958 елда, чик буе гаскәрләренең кырык еллыгы уңаеннан билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз да ел саен бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтә. Бәйрәм иртәсендә алар хәрби комиссариат янына җыелды.

Чик сакчылары көне – дәүләт чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүген бу җитди хезмәтне башкаручы ир-егетләр бәйрәме. Мондый элиталы гаскәрләргә теләсә-кемне алмыйлар. Тәртипле, физик әзерлекле, нинди дә булса исәптә тормаган, хөкем ителмәгән егетләр генә Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә ала. Очрашуда иң актив, урында иң күп эшләр башкарган, Чик сакчыларын берләштерү эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен 3 райондашыбыз “Чик сакчылары берлеге”нең мактау грамотасына ия булды. Алга таба элеккеге хәрбиләр традиция буенча үзәк урамдагы мәңгелек утка, һәйкәлләргә чәчәкләр салып, шәһит киткәннәрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу көннәрдә район мәдәният йортының кече залында күчмә хәрби музей эшли. Ул чик буе гаскәрләренә багышланган. Биредә чик сакчыларының беренче коралы, киемнәре һәм башка бик күп төрле экспонатлар бар. Безгә килгәнче аны күрше Балтач, Кукмара, республиканың башка район халкы да күзәткән. Сабабаш авылында яшәүче Рафис Мулласалиховны көннең икенче яртысында “Дулкын” радиосы каршы алды. Монда ул хәрби бурычларын үтәгәндә истә калган хатирәләре белән уртаклашты. Тапшыруны кабатлап, 28 май кичендә, 19.30 сәгатьтә тыңлый аласыз. Без кайда, чик шунда, ә чиктә бездән башка беркем дә юк. Бу аларның девизы. Хезмәт иткән еллар артта калса да, йөрәкләрендә хаман да хәрби рух, чик, илебез җире өчен борчылу хисе яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев