Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

27 март көнне ел да Росгвардия хәрбиләре һәм хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

2016 елның 5 апрелендә Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре нигезендә РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте оештырылды.

Бүгенге көндә Росгвардия илнең хокук тәртибен һәм эчке тотрыклылыгын тәэмин итә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшә, мөһим дәүләт объектларын саклый, җәмәгать иминлеген һәм гадәттән тыш хәлләр режимын үтәүне контрольдә тота. Росгвардия девизы - "Һәрвакыт сак хезмәтендә!".
Ведомстводагы иң күп санлы хезмәтләрнең берсе - ведомстводан тыш сак хезмәте. Алар физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклау буенча мөһим бурычларны үтиләр. Дәүләт карамагындагы объектларның һәм гражданнар җыела торган урыннарның террорчылыктан саклану торышын тикшереп торалар. Моннан тыш, үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган объектлардан килгән 33 "Тревога" сигналы һәм Эчке эшләр министрлыгының дежур частьләре гаризалары буенча 16 сигналы кабул ителгән. Югары профессионализм һәм еш кына куркыныч ситуацияләрдә гамәлләрнең җайга салынуы ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе булып тора.
Саба районындагы ведомстводан тыш сак хезмәтендә барлыгы 31 кеше эшли. Ведомство җитәкчесе Айдар Гыйльмулла улы Галиевның зирәк җитезлеге, коллективны югары һөнәри осталык белән җитәкләве матур эш нәтиҗәләре бирә.
Фотоларда Ведомство җитәкчесе Айдар Галиев. Айназ Нуриев һәм Әлфир Рахматуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев