24 нче ноябрь-Әниләр көне.
Шушы уңайдан без «Саба дулкынары» телерадиокомпаниясе журналистлары районыбызның әйдәп баручы волонтерларын кунакка дәштек. Алар арасында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең,һәм яу кырында һәлак булганнарның әниләре дә бар иде.
Очрашу мул табын янында үтте. Әниләр хәтирәләре белән уртаклаштылар,шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар.
Журналист Гөлназ Гатауллина,тавыш операторы Илдус Әхмәтгалиев иң матур җырларын бүләк итте. Баянчы Илшат Гатауллин дәртле,күңелле көйләр башкарды.
Компаниядә эшләүчеләр килгән кунакларны аяк өсте басып хөрмәт итте. Бу мәҗлестән һәркем канәгать калды.
Очрашуны "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова алып барды.
Бу турыда репортаж "Саба дулкыннары" телевидениесендә урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев