23нче декабрьдә, Саба аграр көллиятенең актлар залында, халыкара волонтерлар көне уңаеннан, яшь һәм көмеш волонтерларны тантаналы тәбрикләү чарасы үзды.
Чарада җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, районыбызда волонтерлык үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, иң актив волонтерлар, мәктәпләр һәм отряд җитәкчеләре билгеләп үтелде.
Шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булучыларга ярдәм күрсәткән, кипкән ашлар әзерләгән, яшеренү ятьмәләре үргән, шәмнәр ясаган, киемнәр теккән, оекбашлар бәйләгән көмеш волонтерлар хөрмәтләнде. Аларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рәхимьян кызы Вәлиева котлады. Чарада республикабызның “Добрый Татарстан” мәгълүмати ресурс үзәге директор урынбасары Г.Ганиева, район яшләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Гарипов, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Д.Закиров, “Игелекле Саба” игелек үзәге җитәкчесе В.Дәүләтшина катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев