22 март көнне, Саба муниципаль районының «Яшьлек» яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы оештырды.
Катнаш эстафетада 5 команда катнашты.
Бүләкләү тантанасын «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы, «Рост «Шәмәрдән лицее директоры вазыйфаларын башкаручы Вәлиуллин Делюс Миндельевич һәм Россия тимер юллары ААҖ вәкиле Степанов Сергей үткәрде.
Җиңүчеләр гомумкоманда вакыты буенча билгеләнде.Алар булдылар:
I урын-Шәмәрдән лицее һәм чаңгычылар командасы;
II урын-Саба;
III урын-Шәмәрдән.
Кызыксындыру призын «чын ирләр» командасы алды.
Эстафета тәмамлангач, җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев