Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

22 АВГУСТ – ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ

22 августта илебез җәмгыятен берләштерүдә зур әһәмияткә ия бәйрәм – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Россия флагы, герб һәм гимн белән берлектә, рәсми дәүләт символы статусына ия. Уртак йортыбызда тынычлыкны, татулыкны саклау һәм ныгыту өчен күп эшләнә. Дәүләт флагы көне уңаеннан районыбызда да бәйрәм чаралары – «Бердәм Россия» партиясенең яшьгвардиячеләре акциясе, патриотик темага концертлар кую, флешмоблар, тематик һәм музыкаль

 

кичәләр, рәсем конкурслары, әдәби укулар үткәрелүе, фотокүргәзмәләр оештырылуы күздә тотыла. Торак пунктларда урнашкан дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә, федераль трассалардагы ягулык салу станцияләрендә дәүләт флаглары эленәчәк, баннерларга социаль рекламалар урнаштырылачак. Дәүләт флагына ихтирамлы караш Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшәүне чагылдыра! Россия Федерациясе Дәүләт флагы горур җилфердәсен!

 

Реклама

Фото: https://w-dog.ru/wallpaper/flag-rossiya-nebo/id/339728/

 

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев