Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

21 яшькә кадәр кызлар һәм егетләр арасында стендлы ату буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Кубогының 4нче этабы

2022 елның 17-18 август көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату стенды территориясендә 21 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Беренчелеге һәм Татарстан Республикасы Кубогының 4 нче этабы булып узды.

Ярышта "Сабантуй" спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнашты.  Стендлы ату буенча Беренчелектә  «Яшүсмерләр» категориясендә  спортчыбыз Садыков Салават беренче урынга  лаек булды. Шулай ук Салават Татарстан Республикасы Кубогы ярышларында да  үзен сынатмады, 3 урынны яулады.  Кызлар арасында шәхси беренчелектә Павлова Арина 2 урынга лаек булды. (тренерлары Алексеев Юрий Владимирович).

Спортчыларыбызны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев