Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

21 ноябрь - Бөтендөнья телевидение көне!

Телевидение тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелгән. Совет галимнәре һәм инженерлары Борис Розинг, Семен Катаев, Александр Константинов, Петр Тимофеев, Павел Шмаков, Америка уйлап табучылары Владимир Зворыкин белән Фило Фарнсуорт, Британия инженеры Алан Кэмпбэлл-Суинтон һәм башкалар узган гасырның 30нчы еллары башында телевидениене гамәлдә куллану рәвешенә китергәннәр.

Телевизион трубка белән кинескоп уйлап табудан соң, телевидение әллә никадәр үсеш кичергән, җир шарының теләсә нинди почмагында да телевизион тапшырулар кабул итү мөмкинлеге ачылган. Русиядә 2009 елдан телевидение санлы форматка күчкән. Интернет-ресурслар хәбәр итүенчә, 2025 елга телевизорлар паркы тулысынча яңартылачак. Алар барысы да турыдан-туры Интернет челтәренә тоташтыру мөмкинлегенә ия булачак.

2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә. Аның генераль директоры итеп кино оешмасы җитәкчесе Фәрит Хәйдәр улы Зарипов билгеләнә, баш мөхәррир итеп Әлфия Мөбарәкова куела. Шул ук елны ноябрь аенда телевидениеда бүлеге дә эшли башлый...

21 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне билгеләнә. Бу өлкәдә эшләүче коллегаларыбызны, кадрдагы һәм кадр артындагы барлык хезмәткәрләргә яңа идеяләр, иҗади проектлар, чиксез энергия һәм сәламәтлек телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев