Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

21 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында стендка ату буенча Россия беренчелеге

Липецк шәһәрендә стендка ату буенча 21 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге тәмамланды. Ярышта илнең 16 төбәгеннән 200дән артык спортчы сезонның беренче яшүсмерләр стартына килде.

Команда скитында яшүсмерләр арасында «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Ануфриев Арсений 2 урынны алды.  Шулай ук кызлар категориясендә  Галимова Рәлинә дә 2 урынга лаек булды. 

Шулай итеп,  21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында  Россия Беренчелегенең гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы җыелма командасы 1 урынны алды.

Спортчыларыбызны Россия Беренчелегендә уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев