Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә

Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә.

Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!

Равил Фәйзуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев