21 апрель - җирле үзидарә хезмәткәрләре көне.
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә.
Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк. Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев